2025 елга кадәр исәпләнгән модернизация чараларыннан соң, “Казан” аэропорты елына 5,2 млн пассажирлар уздыра алачак

Кама аръягы төбәгендәге авиация инфраструктурасы үсеше дә дәвам итәчәк

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанның транспорт комплексы аның барлык төрләре кооперациясен күздә тоткан һәм республиканы чит төбәкләр, илләр белән тоташтыручы транспорт коридорлары мөмкинлекләре исәпкә алынган заманча транспорт каркасыннан гыйбарәт булырга тиеш. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының бүген “Казан ярминкәсе”ндә үткән күчмә коллегия утырышында министр Ленар Сафин шулай дип белдерде. Аның чыгышы республикада юл-транспорт комплексын үстерү перспективаларына багышланган иде.
Елга транспортына килгәндә, бу өлкәне үстерү федераль үзәк ярдәменнән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә бүген елга транспортын үстерүгә кагылышлы федераль закон эшләү мөмкинлеге карала. Ленар Сафин сүзләренә караганда, бу өлкәдә капитал салуларның төп өлешен елга флотын үстерүгә юнәлтү зарур. Урта перспективада суднолар паркын кимендә 50 процентка яңарту кирәк. Моннан тыш, стационар причаллар төзелеше, даими рейсларның яңа маршрутларын булдыру таләп ителә.
“Авиация транспортында иң катлаулы мәсьәлә булып иминлекне тәэмин итү санала. Шуңа күрә очышлар иминлегенә йогынты ясаучы күпсанлы факторларны исәпкә алу кирәк”, -ди министр. Болар - һава судноларының торышы да, кадрлар әзерләү дәрәҗәсе дә, очышларны планлаштырганда технологик операцияләрнең сыйфатлы итеп башкарылуы һ.б. Боларның берсен дә җир өсте инфраструктурасын үстерүдән башка күзаллап булмый.
“Татарстандагы барлык авиакомпанияләр карамагындагы суднолар паркын яңартырга кирәк”, -дип белдерде министр. Аның сүзләренчә, искергән техника белән конкурентлыкны күтәрү, рентабльлелекне үстерү мөмкин түгел Моның өчен заманча бизнес чишелешләр кирәк. Финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне чишү юлларын тамырдан үзгәртү, хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм авиация маршрутлары челтәрен үстерү мөһим.
Кече авиацияне үстерү пассажирлар ташу базарында перспектив юнәлеш булып санала. Бүген республикада бу эшнең торышы канәгатьләнерлек түгел әле. Җирле һава линияләрендә аэродромнар инфраструктурасын, утырту мәйданнары челтәрен интенсив үстерү зарур.
Авиация өлкәсендә тагын да зуррак бурычлар “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләү белән бәйле масштаблы проектка барып тоташа. Билгеле булганча, “Казан” аэропортын модернизацияләү чаралары 2025 елга кадәр исәпләнгән. 2013 елга, ягъни Универсиадага кадәр биредә яңа 1А терминалы төзелеп, сафка бастырылачак. Гамәлдәге терминаллар исә яңартылачак, очу полосасы реконструкцияләнәчәк, аэронавигация системасы яңа җиһазлар белән тулыландырылачак, аэропорттан “Казан” тимер юл станциясенә кадәр пассажирлар ташуның интермодаль системасы оештырылачак. Боларның барысы да “Казан” аэропорты комплексының пассажирлар уздыру сәләтен елына 2,2 млн пассажирга җиткерү мөмкинлеге бирә.
2013-2025 еллар аралыгында биредә исә тагын бер яңа пассажир терминалы сафка басачак. Боларның барысын да исәпкә алып, аэропорт елына 5,2 млн пассажирлар уздыра алачак. Боларга өстәп, логистика базасы, кунакханә һ.б. төзеләчәк.
Моннан тыш, Ленар Сафин сүзләренә караганда, Кама аръягы төбәгендәге авиация инфраструктурасы үсеше дә дәвам итәчәк. 2020 елга кадәр “Бигеш” аэропортында аэровокзал комплексының тышкы йөзе тулысынча үзгәртеләчәк.
Шәһәрләрдәге җәмәгать транспортын үстерүгә килгәндә, министр маршрутлар челтәрен үстерүне, боҗралы тимер юл хәрәкәтен оештыруны һ.б. атады.
Тимер юл транспорты үсешенә килгәндә, Мәскәү-Түбән Новгород-Казан маршруты буенча яңа тиз йөрешле хәрәкәтне ачу, Горький һәм Куйбышев тимер юлларын тоташтырган тармак сузу планы бар. Моннан тыш, станцияләр, платформалар модернизациясенә зур игътибар биреләчәк.