Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә

Һава температурасы сизелерлек үзгәрмәячәк

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә алмашынучан болытлы һава, Татарстанның көнбатыш районнарында яңгыр явачак, калган районнарда явымсыз диярлек.
Казанда көндез 5-8 градус җылы булачак, ә Татарстан буенча – 5-10 градус.
Республикада 28 октябрьгә каршы төндә болытлы, урыны белән карлы яңгыр явачак. Температура 1 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.