П.Чернов: “Кышын юлларга хезмәт күрсәтә торган техниканың әзерлеге 96 процент дип бәяләнә”

Якын киләчәктә республика буенча метеостанцияләр санын 32гә җиткерү күздә тотыла, ә бүгенгә алар - 3

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быелгы кыш карлы һәм суык булыр дип көтелә, шуңа да федераль һәм региональ әһәмияттәге юлларга (ә муниципаль юллар муниципалитетлар карамагында) кышын хезмәт күрсәтүгә әзерлек мәсьәләсендә бүгеннән хисап ясала. Хәзерге вакытта республика территориясендә гомумкулланылышта булган 14533 чакрым (шуның 1074 чакрымы федераль һәм 13459 чакрымы региональ әһәмияттә) автомобиль юлларын карап тотуга “Татавтодор” ААҖ, “Татнефтедор” ҖЧҖ, “Алексеевскдорстрой” ААҖ, “Каздорстрой” ААҖ, “Татавтодор-МДСУ-1” ҖЧҖ һ.б. – барлыгы әйдәп баручы 11 юл-транспорт комплексы предприятиеләре белән килешүләр төзелгән һәм ГЛОНАСС системасына тоташтырылу шарты куелган. Бүген 300 берәмлек техника таләпләрне үтәп эшли, ягъни иярченле канал аша аларның эшләү-эшләмәвен, кайдалыгын күзәтеп була. Юллардагы бозлавыкка сиптерү өчен 54608 тонна (ихтыяҗдан 273 тоннага артык) тоз, 152425 тонна (ихтыяҗны канәгатьләндерергә тагын 74886 тонна җитми, ягъни әзерлек - 67 процент) тозлы ком катнашмасы әзерләнгән.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Чернов шулай дип белдерде. Аның шәрехләвенчә, сыек реагентны исә 6 градус салкынлыкка кадәр температурада гына юлларга сиптерү уңай нәтиҗә бирә, шулай ук икътисади яктан отышлы түгел, ягъни чыгымлырак. Шунлыктан, бозлавыкка каршы саф тоз куллану хуп күрелә, “Татавтодор”ның шул максаттан быел 5 машина сатып алуы да шуның белән аңлатыла, диде ул. Гомумән, карны җыеп ала һәм бозлавыкка каршы материаллар белән эшли торган техниканың әзерлеге бүген 96 процент дип бәяләнә: 744 кар көрәү техникасының 24е, 146 автогрейдерның 6сы, 228 комбинацияле юл машинасының (КДМ) 13е генә әлегә сафта түгел, аның каравы, 98 кар чистарту роторының һәркайсы бүгеннән эшкә керешергә әзер.

“Главтатдортранс” ДУ директоры урынбасары Рәшит Хаҗипов сүзләренчә, республика буенча Биектау, Арча, Питрәч районнарында – барысы 3 метеостанция юллардагы вазгыятьне хәбәр итеп тора, шулай ук Интернет (http://85.233.66.130:9010/) аша белешү мөмкинлеге каралган, тиздән автомониторинг системасы гамәлгә керәчәк. Якын киләчәктә исә метеостанцияләр санын 32гә җиткерү күздә тотыла, юллардагы хәрәкәтне хисаплагычлар куела.

П.Чернов искәрткәнчә, юл хезмәтләре гадәти режимда һәм гадәттән тыш хәлдә эшләргә әзер булырга тиеш. Гадәттән тыш хәл килеп чыга калган очракта республиканың гадәттән тыш хәлләр комиссиясе “Буран” операциясе игълан итәргә мөмкин, комиссияләр, шулай ук районнарда да гамәлдә.