М.Гатиятуллин: “48 чакрым юлны ясалма яктырткычлар белән тәэмин итү кирәк”

Хәзерге вакытта республика территориясендәге федераль һәм региональ әһәмияттәге юлларның 109 чакрымы төнлә яктыртыла, дип белдерә федераль юл хуҗалыгы агентлыгы идарәсе башлыгы

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан территориясендә, тәүлекнең караңгы вакытларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатында, 27 чакрым гомуми озынлыктагы федераль әһәмияттәге автомобиль юлында ясалма яктырткычлар кую эше төгәлләнә. Быел җәен башланган эш, шул рәвешле, йомгаклана. М-7 “Идел” юлында Шәле, Сокуры, Түбән Мактама, Богырыслан һ.б. торак пунктлар яны, тау чаңгысы спорты комплексы турысындагы юл аермасы төнлә яктыртыла. Моннан тыш, быел Югары Ослан юл аермасыннан 837 нче чакрымга кадәрге һәм Бөрсеттән Чаллыга кадәрге юл буйларында көпчәк линиясендә киртәләр урнаштыру проектланган. Киләсе елга Буа юл аермасында яктырткычлар кую ниятләнә.

Җыеп кына әйткәндә, хәзерге вакытта республика территориясендәге федераль һәм региональ әһәмияттәге юлларның 109 чакрымы электр белән яктыртыла, шуларның 53 чакрымы торак пунктларга, 46 чакрымы юл аермаларына туры килә. Беренче чираттагы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, тагын 48 чакрым юлны ясалма яктырткычлар белән тәэмин итү кирәк, шуларның 12 чакрымы торак пунктларга, 36 чакрымы юл аермаларына карый, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Чернов катнашында барган брифингта РФ Транспорт министрлыгының федераль юл хуҗалыгы агентлыгы “Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары идарәсе”/“Волго-Вятское управление автодорог” ФУ башлыгы Мөхәммәт Гатиятуллин. Аның сүзләренчә, “Юл хәрәкәте иминлеген арттыру” федераль максатчан программа кысаларында быел җәяүлеләр өчен 6 юл кичүе кулланылышка тапшырылачак һәм аларның 3се Чаллыда, 3се Залесный – Сафоново юлында. Гомумән, быел автомобиль юлларын ремонтлау, капиталь ремонтлау буенча республикада 3 млрд. сумлык эш башкарылган.