Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ир-атларның ана капиталын алу мөмкинлеге турында аңлаттылар
Ана капиталына хокук кайбер очракларда, әгәр хатын-кызның өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокукы туктатылмый икән, әтисенә яки уллыкка алучыга күчә.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Федераль закон, әгәр ул беренче баланы бердәнбер уллыкка алучы, элек дәүләт ярдәменә хокуктан файдаланмаган һәм уллыкка алу турындагы карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән булса, ир-атның ана капиталына хокукы булуын билгели. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Юлия Капитанец «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, моннан тыш, уллыкка алу турындагы карар 2007 елдан башлап үз көченә кергән очракта, икенче, өченче баланың яки аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучысы булып, ир-ат түләүне алырга мөмкин.
«Әгәр ир-ат билгеләнгән тәртиптә үзе өчен суррогат ана тудырган балаларның бердәнбер якыны буларак танылса, соңыннан никахлашса һәм үз балаларын уллыкка алган (кызлыкка алган) хатыны белән бергә гаиләдә тәрбияләсә, ул шулай ук ана капиталын алырга мөмкин», — дип игътибар итә эксперт.
Әгәр хатын-кызның өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокукы туктатылмый, ә иренә күчә икән, ана капиталына хокук әтисенә яки уллыкка алучыга күчә. Мисал өчен, хатын-кыз үлгән очракта, дип нәтиҗә ясады юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз