news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин губернаторларны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга өндәде

Төбәк башлыклары халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга тиеш, бигрәк тә бу яшь белгечләргә ярдәм итүгә кагыла, диде ул.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Төбәкләр башлыклары илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны шәхси контрольгә алырга тиеш. Шулай ук аларга төбәкләрдә гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүгә игътибар бирергә кирәк.

«Мин сездән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышын шәхси контрольдә тотуыгызны, урыннарда балалы гаиләләргә, башка категория гражданнарга, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән чаралар ничек башкарылуын каравыгызны сорыйм», — диде дәүләт башлыгы VIII чакырылыш Дәүләт Думасына узган партияләр җитәкчелеге белән очрашуда.

Губернаторлар ышаныч белдергән кешеләр алдында зур җаваплылык тота, «алар өчен эшләү һәм йөрәк, күңел белән үз урыныгызда булуыгызны һәм бу вазифага лаек булуыгызны исбатларга кирәк», — дип өстәде Владимир Путин.

Шул исәптән төбәк башлыклары халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга тиеш, бигрәк тә бу яшь белгечләргә ярдәм итүгә кагыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100