Алексей Песошин татарстанлыларны Машина төзүчеләр көне белән котлады

Аның сүзләренчә, Татарстан үзенең машина төзелеше белән хаклы рәвештә горурлана ала.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын Машина төзүчеләр көне белән котлады.

«Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез. Машина төзелеше — сәнәгатьнең мөһим тармагы, ул илнең икътисады һәм социаль өлкәсе торышын билгели», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Алексей Песошин сүзләренчә, Татарстан үзенең машина төзелеше белән хаклы рәвештә горурлана ала, ул халык хуҗалыгының барлык өлкәләре өчен диярлек югары технологияле көндәшлеккә сәләтле эшләнмәләр чыгара.

«Республика өчен машина төзелеше хезмәткәрләре көне — үзенчәлекле бәйрәм, чөнки Татарстан күптән инде үзен бөтен Россия һәм чит илләрдә танылган машина төзелеше продукциясе җитештерүче буларак күрсәтте», — диде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, Татарстан машина төзелешенең динамик үсешенә тармак предприятиеләрендә инновацион технологияләр кертү, барлык төр матди, финанс һәм хезмәт ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, төп фондларны яңарту ярдәм итә.

Җитештерүнең сыйфаты һәм ышанычы эшче һәм инженер-техник персонал коллективлары хезмәте белән тәэмин ителә, алар үзләренең бай традицияләре һәм атаклы династияләре белән хаклы рәвештә горурланалар.

«Тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм һәм барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә тотрыклылык, яңа казанышлар һәм планнарыгызны уңышлы тормышка ашыруыгызны телим», — дип йомгаклады Песошин.