Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлатта капиталь ремонттан соң «Кояшкай» балалар бакчасы ачылды
Моннан 45 ел элек төзелгән бина танымаслык булып үзгәргән.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Нурлатта республика программасы ярдәмендә капиталь ремонттан соң «Кояшкай» балалар бакчасы ачылды. Моннан 45 ел элек төзелгән бина танымаслык булып үзгәргән. Бу турыда «Дружба» газетасы яза.
Башка мәгариф учреждениеләренә йөргән балалар бүген тагын очраштылар. Кунакларны шигырьләр һәм җырлар белән сөендерделәр.
Район башлыгы республика программасының мөһимлеген ассызыклады, шуның нәтиҗәсендә Нурлатта быел ике балалар бакчасы ачылды. «Балалар — безнең киләчәгебез», — диде Алмаз Әхмәтшин, аларның үсеше өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз