news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурбәк Батулла көрәшне хореография белән чагыштырды

Татар милли көрәшенә мәхәббәтне биючедә Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Тимербаев уяткан.

Нурбәк Батулла көрәшне хореография белән чагыштырды
Владимир Васильев

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла татар милли көрәшен хореография белән чагыштырды. Әлеге спорт төрен яратуы белән ул Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Тимербаевка бурычлы. Бу хакта хореограф Андрей Кузьминга «100% Татарстан» проекты өчен биргән интервьюсында сөйләде.

Көрәш белән хореограф татар көрәшен популярлаштыручы Азат Нурмөхәммәтов белән танышканнан соң шөгыльләнә башлаган, ул, үз чиратында, аны Вакыйф Тимербаев белән таныштырган.

«Ул матур итеп сөйли, бик тыныч һәм көнчыгыш укытучысына охшаган. Вакыйф абый кисәтүләре шунда ук минем йөрәккә керде. Мәсәлән, ул болай ди: „Ритмны тоегыз, киеренке булмагыз һәм акыллы тән тәрбияләгез“. Мондый киңәшләр хореограф сүзләренә охшаган», — дип уртаклашты Батулла.

Хәзер Нурбәк көрәш белән шөгыльләнми, чөнки бу күп вакытны ала.

«100% Татарстан «Интеллектуаль эшлекле киңлек» онлайн-проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм 2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр узды.

Трансляция 21 тематик юнәлеш буенча өч телдә барды. Күтәрелгән темалар арасында мәдәният, территорияләр тарихы, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау, биотех, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, актив халык, икътисад, инвестицияләр, эшмәкәрлек һ.б. бар иде. Контент 12 формада тәкъдим ителде: журналист эшләре, видеороликлар, видеофильмнар, интервьюлар, дебатлар һәм башкалар.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырыла. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100