Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда мохтаҗлар өчен кием-салым һәм башка әйберләр җыю оештырыла
«Яхшылык теләүче» проектының беренче акциясе якшәмбе көнне узачак.
(Казан, 26 сентябрь,«Татар-информ»). Якшәмбе, 27 сентябрьдә, Татарстан башкаласында республика районнарының аз керемле кешеләре өчен әйберләр җыю буенча «Яхшылык теләүче» проекты старт ала. Бу хакта «Игелекле Казан» оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәйрия акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. Балалар һәм өлкәннәр өчен яхшы хәлдәге әйберләр һәм аяк киеме китерергә була. «Әйберләр чиста, тапларсыз һәм ремонт таләп итми торган булырга тиеш», - диделәр чараны оештыручылар.
Моннан тыш, волонтерлар озак саклана торган сезонлы яшелчәләр (бәрәңге, суган, кишер), шулай ук гигиена чаралары – сабын, шампунь һәм башка әйберләр кабул итә.
Акция 10нан 15 сәгатькә кадәр Карбышев ур., 50 адресы буенча барачак. Шундый ук җыеннарны «Балаларга» иҗтимагый оешмасы һәм «Игелекле кешеләр лигасы» фонды даими рәвештә үткәрергә җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз