news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы укучысы Junior Skills бөтенроссия ярышында көмеш медаль алган

Андрей Романов  «Балта остасы» категориясендә икенче урын алган.

Аксубай районы укучысы Junior Skills бөтенроссия ярышында көмеш медаль алган
«Сельская новь» газетасы

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай районы Савгач мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Андрей Романов Junior Skills бөтенроссия ярышында катнашты һәм «Балта остасы эше» категориясендә икенче урынны яулады. Бу хакта «Сельская новь» газетасы яза.

Андрей остазы Вячеслав Ипеев җитәкчелегендә үзенең осталыгын мәктәп кабинетында камилләштерә. Ул балта остасы эшен 5 сыйныфта, технологиянең беренче җитди дәресләре башлангач ук яраткан. Ә быел укучы Татарстан җыелма командасына WorldSkills Russia чемпионатында эләккән.

Җәйге каникулларны Андрей тырышып тренировкаларга йөргән. Аның педагогы Вячеслав Ипеев үз укучыларына беркайчан да ышанычны югалтмавын билгеләп үтте. Ул аларны хуплый һәм биеклекләргә ирешергә булыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100