Казан халкын «10 000 адым» акциясенә чакыралар

Катнашу өчен уңайлы аяк киеме, һава торышы буенча киенеп килергә кирәк.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). 29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне кысаларында Казанда «10 000 адым» акциясе була. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы  матбугат хезмәте хәбәр итте.

Акция Татарстан Республикасы халкының игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар табиб-кардиологлар тәкъдим иткән өлкәннәр өчен көндәлек физик йөкләнешнең күләме булган 10 000 адым узачаклар.

Бу чарда катнашучылар артериаль кан басымын үлчи һәм белгечләр белән киңәшләшәчәк, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча брошюралар алачаклар.

«10 000 адым» акциясе 29 сентябрьдә 9.30 сәгатьтә Кремль яр буенда башланачак. Чарада катнашу өчен уңайлы аяк киеме, һава торышы буенча кием-салым һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге белән килергә кирәк.