А. Фәррахов: “Биоэтика юнәлешендәге процессларга җитди йогынты ясарбыз дип уйлыйм”

Россиядә беренче тапкыр “Биоэтика һәм кеше хокуклары” исемле Беренче Бөтенроссия конгрессы ачылды
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Биоэтика һәм кеше хокуклары” исемле Беренче Бөтенроссия конгрессы ачылды.
Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләре, БДБ илләре вәкилләре катнашындагы әлеге форум ЮНЕСКО химаясе астында үткәрелә. Аны шулай ук БДБ илләренең этика буенча комитетлары форумы, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе каршындагы биоэтика комитеты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Фәннәр Академиясенең биотехнологияләр буенча фәнни советы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты оештыра.
Конгресс ачылышында ЮНЕСКО ның фән һәм технология этикасы бүлеге директоры Henk Ten Have, Россия Фәннәр Академиясе әгъза-мөхбире, РФА нең философия бүлеге җитәкчесе Борис Юдин, ЮНЕСКО ның Мәскәү бюросы директорының социаль һәм гуманитар фәннәр буенча ярдәмчесе Алла Ампар, БДБ илләренең этика комитетлары форумы рәисе Алексей Созинов, Татарстан Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Наил Әмиров һәм башкалар катнашты.
Айрат Фәррахов журналистларга билгеләп узганча, Татарстан БДБ илләренең этика комитетлары форумы белән җитәкчелек итә. “19 нчы гасырда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелсә, 20 гасырда сәламәтлек саклау өлкәсендә алгарыш күзәтелсә, 21 гасыр медицинасын җитди инновацияле технологияләр гамәлгә кергән медицина дип әйтәбез. Моңа нәселдән күчүче авырулар үсеше, клон ясау, кәүсә күзәнәкләре белән идарә итү һәм башкалар керә. Фән алгарышы авыруның дәвамлылыгына бөтенләй башка ысуллар белән тәэсир итү һәм кешене заманча дәвалау мөмкинлеген бирә. Әмма күп очракта бу технологияләр этик проблемаларга да очрый. Теләсә-нинди технология мораль яктан гадел бәя таләп итә. 21 гасырда туу һәм үлем позицияләренә дә караш үзгәрде”, - дип белдерде Айрат Фәррахов.
Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, конгресс Россиядә һәм Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Аның әйтүенчә, иртәгә халыкара этика комитеты утырышында конгресс уставы рәсмиләштереләчәк. “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы этика комитеты бүгенге көндә БДБ илләре арасында көчле структура булып санала. Ауропада киләчәктә биоэтика юнәлешендә алып барылачак процессларга җитди йогынты ясарбыз дип уйлыйм”, - дигән фикерен җиткерде сәламәтлек саклау министры.