А.Ананенков: “Бүген нефть һәм газ комплексы машина төзелеше белән бәйле продукциягә мохтаҗ

“Газпром”ның инвестиция программасы үсүе нисбәтле, Татарстанның химия һәм машина төзелеше оешмалары объектларны төзү һәм төзекләндерү өчен кирәк булган җиһазлар ясауга күпсанлы заказларны кабул итәргә әзер булырга тиеш”, - дип белдерде бүген “Газпром”
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанга “Газпром” ачык акционерлык җәмгыятенең кече җәмгыятьләре һәм оешмалары генераль директорлары киңәшмәсендә катнашу өчен килгән “Газпром” идарәсе рәисе урынбасары Александр Ананенков “Газпром”ның Татарстандагы эшчәнлегенә кагылышлы планнар белән уртаклашты.
“Белгәнегезчә, Татарстан тулысынча газлаштырылган. Республиканың социаль-икътисади үсешендә катнашучы, яңа төзелгән объектлар да энергия ресурслары белән тәэмин ителер дип уйлыйм”, - диде ул.
“Республика өчен “Газпром”ның үсештәге инвестицияләр программасы әһәмиятле. Әгәр без бу елдагы инвестиция программасының күләме турында сүз алып барабыз икән, аның 850 млрд. сум тәшкил иткәнен әйтергә кирәк. 2009 ел инвестицияләргә тагын да баерак булачак. Инвестиция программасының зураюы Емалны үзләштерү белән бәйле”, - дип билгеләп үтте А.Ананенко.
А.Ананенко сүзләренчә, инвестиция программасы үсүе нисбәтле, Татарстанның химия һәм машина төзелеше оешмалары объектларны төзү һәм төзекләндерү өчен кирәк булган җиһазлар ясауга күпсанлы заказларны кабул итәргә әзер булырга тиеш. Татарстанга нефть һәм газ тармагында кулланырга мөмкин булган аппаратлар – отсорберлар, сепараторлар җитештерү буенча заказ биреләчәк. “Бүген нефть һәм газ комплексы машина төзелеше белән бәйле продукциягә мохтаҗ. Шуңа күрә эш күп булачак”, - диде ул.