Юбилей уңаеннан – ачык ишекләр көне

Юбилей уңаеннан – ачык ишекләр көне

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 28 сентябрьдә Казан шәһәренең Мәскәү районы мәктәптән тыш эшләр үзәге Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының башкалабыздагы 35 нче янгынга каршы көрәш бүлеге белән берлектә, министрлык оешуга 15 ел тулуга багышланган ачык ишекләр көне үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына мәктәптән тыш эшләр үзәгенең оештыручы педагогы Равил Булатов хәбәр итте.

Бәйрәмдә янгын сүндерүчеләрнең күрсәтмә чыгышларыннан тыш, үзәк хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт программасы да тәкъдим ителәчәк. Әлеге чараның максаты – үзәктә шөгыльләнүче балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төшендерү, тәҗрибә уртаклашу һәм үзәк белән янгынга каршы көрәш бүлеге арасында үзара элемтәләрне ныгыту. Бәйрәмдә шулай ук янгын сүндерүчеләр белән үзәк хезмәткәрләре арасында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу үткәрү дә күздә тотыла.