ТР Дәүләт Советы депутатлары Татар АЭС төзелешен яңадан башлауга каршы чыгыш ясый

ТР Дәүләт Советы депутатлары Татар АЭС төзелешен яңадан башлауга каршы чыгыш ясый

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары, “Татарстан – Яңа гасыр” депутат төркеме әгъзалары утырыш йомгаклары буенча Кама Аланында Татар АЭС төзелешен яңадан башлауга каршы чыгыш ясарга карар итте.

Татар АЭС төзелешен яңадан башлау мөмкинлеге турында 9 сентябрьнең көзге сессиясе утырышында республика парламенты тарафыннан кабул ителгән “Татарстанның 2010 елга кадәр социаль-икътисади үсеш программасы” закон проектында әйтелгән. Әмма ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе үзенең юридик күрсәтмәсендә депутатларның бу карары элеккеге ТАССР Югары Советының Кама Аланында атом электр станциясен төзелешен туктату турындагы (1990 елның 17 апрелендә) кабул ителгән карарга каршы килә, дип күрсәтә. Бу - Дәүләт Советындагы ТЯГ депутат төркеме җитәкчесе һәм парламентның икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев сүзләренчә, эшнең юридик ягы гына.

Марат Галиев депутатларга “ТРның социаль-икътисади үсеш программасы” закон проектына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте, ул документ текстыннан Татар АЭС төзелешен яңадан башлау мәсьәләсен алудан гыйбарәт. Шулай ук республика парламенты депутатларына ТЯГ депутатлар төркеме инициативасын яклау үтенече белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советында ТЯГ депутатлар төркеме җитәкчесе дәлилләре белән башка парламентарийлар да ризалашты. Роберт Миңнуллин ТАССР Югары Советының үз вакытында АЭС төзелешен туктатып дөрес эшләвен искәртте. “Бу объект кешеләр өчен бик куркыныч”, - дип ассызыклады депутат Роберт Миңнуллин. Парламентның закон, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җәмил Ягудин да шул ук фикердә тора. Депутат Фоат Галимуллин Татар АЭСын әкрен шартлаучы бомба дип атады. Аның коллегасы Марат Хәйруллин депутатларга АЭС каршы әйтелгән аргументлар буенча уйларга тәкъдим итте. Ул бөтен дөньяда АЭС эше нәтиҗәсе башлангыч өметләрне акламавын өстәп, дәлилләрнең җитәргә тиешлеген әйтте. Моннан тыш, Россиядә электр энергиясе җитәрлек дәрәҗәдә җитештерелә, әмма кызганычка каршы ул нәтиҗәле кулланылмый. Мисал өчен, Татарстанда Зәй ГЭС егәрлекләре ахырына кадәр файдаланылмый.

Нәтиҗәдә, депутатлар төркеме әгъзалары бер тавыштан “ТРның социаль-икътисади үсеш программасы” закон проектына төзәтмәләр кертүне һәм парламентарийларга махсус мөрәҗәгатьне яклады.

Утырышта депутат Роберт Миңнуллин Башкортстан АЭС төзелешен яңадан башлау мөмкинлегенә Татарстанның мөнәсәбәте турындагы мәсьәләне күтәрде. Мондый объектлар төзи башланганчы, закон буенча территориясе (30 км) куркынычсызлык зонасына кергән күршеләрнең ризалыгы кирәк икән. “Безнең республика территориясе бу зонага эләгә”, - диде депутат Марат Галиев.

Шулай ук Марат Галиев “Татар-информ” агентлыгына узган ел Татарстан хөкүмәте тарафыннан ТАССР Югары советының Атом электр станциясе төзелешен туктату турындагы карарын кичектерергә омтылышлар булуын” хәбәр итте. “Әмма нәтиҗәсез”, - дип ассызыклады Марат Галиев.