Төмәндә Россия патриотлары җыелды

Төмәндә Россия патриотлары җыелды

(Төмән, 26 сентябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). «Тюмень» Кволити-отелендә Ауразия Россия патриотлары, Хезмәт ширкәте һәм тагын берничә ширкәттән барлыкка килгән Россия патриотлары ширкәтенең Төмән бүлекчәсе үзенең исәп-хисап җыелышын үткәрде. Аның яңа Шура составына татар милли хәрәкәтендә игелекле эшләре белән танылган Ринат Насыйров (Ауразия Россия патриотлары ширкәтенең Төмән бүлекчәсенең элекке җитәкчесе, татарлар тормышы турында рус телендә чыга торган «Регион Сибирь» газетасын гамәлгә куючы), «Ак калфак» оешмасына нигез салучыларның берсе, аның эшендә актив катнашып килгән Вәсимә Биккина һәм башка милләттәшләребез дә сайланды.

Әйтергә кирәк, бу ширкәт әгъзаларының яртысын диярлек безнең милләттәшләребез тәшкил итә икән. Ширкәт үзенә нәрсәсе белән татарларны җәлеп итә, дигән сорауга Ринат Насыйров һәм Вәсимә Биккина болай җавап бирде: «Патриот булган кеше туган илен, иң беренче туган төбәген ярата, аның үсеше турында кайгырта, аңа үз көчен һәм талантын кызганмыйча бирә. Безнең милләтебез өчен үз төбәгебездә хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бик күп. Милләтебезнең үз җиребездә тулы канлы милли-мәдәни үсеше өчен Патриотлар ширкәте тырышмаса, кем тырышсын ди. Без балаларыбыз өчен имин киләчәк төзү өчен тырышабыз.

Россия патриотлары ширкәте программасының тулысынча басмасы төбәк мәгълүмат чараларында бирелүе көтелә.