Румыниядә яңа мөфти сайланды

Румыниядә яңа мөфти сайланды

(Симферополь, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Румыниядә ябык тавыш бирү юлы белән яңа мөфти итеп 28 яшьлек Морад Йосыф сайланды. Ул, илнең Ислам Шурасы әгъзаларының күпчелек тавыш бирүе аркасында, элекке мөфти Шаин Гәрәй Багышаны җиңеп чыгып, шушы югары дәрәҗәгә иреште.

Морад Йосыф – Төркиянең Самсун шәһәре университетының теология факультетын тәмамлаган һәм Румыниянең Констанца шәһәре университетында докторлык диссертациясен яклаган. 1 октябрьдә М.Йосыф мөфти вазифаларын үтәүгә керешәчәк.

Румыниядә барлыгы 66 мең мөселман бар, шуларның 50 меңгә якыны шушы җирдә 200 елдан артык яшәгән Кырым татарлары. Констанцада – 12 мең, Мәсҗеттә – 15, Бухарестта – 3 һәм Манкальяда 4 мең кырым татары бар. Констанцада урнашкан төрки-татар мөселман үзәгенең бүгенге көндә 26 татар филиалы эшли. Әле күптән түгел генә Румыниядә 50гә якын мәчет эшли иде. Ләкин татар яшьләренең авыллардан шәһәргә күчеп китүе сәбәпле, авыллар әкренләп бетә бара һәм мәчетләр дә ябыла.

Констанцаның Кара диңгез буендагы ярында әле Румыния короле Карл I тарафыннан мөселманнарга бүләк буларак салынган мәчет бүген дә яши һәм эшләп тора.