^Пенсионерлар телефон аша сәламәтлек саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча сораулар бирә ала

^Пенсионерлар телефон аша сәламәтлек саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча сораулар бирә ала

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Хәзер Казанда яшәүче өлкәннәр сәламәтлек саклау һәм социаль яклау мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына телефон аша җавап таба ала. Өлкәннәр көне декадасы кысаларында пенсионерлар өчен “кайнар телефон линиясе” эшләячәк.

Бүген Казанда матбугат конференциясендә шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы Татьяна Ларионова хәбәр итүенчә, “кайнар телефон линияләре” 1-10 октябрьдә Казанның социаль яклау идарәсендә (843) 238-67-37 һәм сәламәтлек саклау идарәсендә (843) 236-72-43 номерлары буенча эшләячәк. Моннан тыш, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча да “кайнар телефон линиясе”н оештыру планлаштырыла.