Министрлар Кабинеты Казанга тузган торакны бетерергә тәкъдим итте

Министрлар Кабинеты Казанга тузган торакны бетерергә тәкъдим итте

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Татарстанның Министрлар Кабинеты Казан хакимиятенә агымдагы ел ахырына кадәр шәһәр өчен коммуналь хезмәтләргә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү процессын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән бердәм икътисади нигезләнгән тарифлар эшләргә һәм расларга тәкъдим итте. Бу тарифлар “Самосырово” полигонын агымдагы файдалануга тоткан чыгымнарны, җир өчен, полигонның үсеш фондына һәм аның киләчәктә рекультивациягә түләүләрне исәпкә алырга тиеш.

Татарстанның Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында санитария-экология халәтне яхшырту турындагы чаралар” карары нигезендә “Самосырово” полигоны эшен нормальләштерү, аның икенче картасын төзү һәм чүп-чарны сортларга аеру комплексын эшләтә башлау буенча чаралар кабул ителергә тиеш. Казан территориясендә тузган торакны бетерү вакытында Борисоглебски, Салмачы карьерларында һәм Бобылев чокырында 100 мең тонна күләмендә төзелеш калдыкларын вакытлыча саклау урыннары оештырырга кирәк.