Мәскәү районының гражданлык актларын теркәү бүлеге үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте

Мәскәү районының гражданлык актларын теркәү бүлеге үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Химиклар мәдәният сараенда Мәскәү районының гражданлык актларын теркәү бүлегенә 70 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды. Кичәдә Мәскәү районы хакимияте башлыгы Гүзәлия Минкина, районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алла Моткова, үзләренең көмеш һәм алтын туйларын билгеләп үтүче парлар, Казан шәһәре районнарының ЗАГС бүлеге җитәкчеләре һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

«Бүген без бирегә зур бәйрәм уңаеннан җыелдык, - диде район хакимияте башлыгы Гүзәлия Минкина үзенең тәбрикләү чыгышында. – Мәскәү районы ЗАГСы элеккеге Ленин районы базасында оешканга, аның тарихи сәхифәләре моннан 70 ел элек үк языла башлаган. Биредәге хезмәткәрләр үз эшләрен яратып башкаралар, аңа иҗади якын киләләр. Гражданлык актларын теркәү бүлегендә инде берничә ел яшь гаилә мәктәбе эшләп килә, гаилә белән бәйле йола бәйрәмнәре үткәрелә, алтын, көмеш, бриллиант туйлар билгеләп үтелә, яңа туган сабыйлар теркәлә. ЗАГС – бәхет һәм мәхәббәт йорты ул».

Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алла Моткова әйтүенчә, бу оешманы үз гомерендә бер генә кеше дә читләтеп үтми. «Мәскәү районы гражданлык актларын теркәү бүлегенең бай һәм кызыклы тарихы бар. «Халыклар атасы» Иосиф Сталинның малае Василий Джугашвилиның никахы, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның бертуган энесе Михаил Ельцинның, шулай ук башкалабызның миллионынчы кешесе туган көн нәкъ биредә теркәлгән. Безнең ЗАГСның архивы гаять бай, анда 400 меңнән артык документ саклана. Коллективта 6 кеше хезмәт куя. Казанның – 1000, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан махсус чаралар үткәрдек. Шундыйлардан «Бөек Җиңүгә һәм Мәхәббәткә – 60 ел» дип исемләнгән кичәне, башкалабызның 1000 еллык юбилее көнендә дөньяга аваз салган сабыйларга тантаналы исем кушу йоласын һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин», - диде Алла Николаевна.

Гражданлык актларын теркәү бүлеге ЗАГС системасын үстерү һәм район халкына хезмәт күрсәтү өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен берничә мәртәбә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Мәскәү районы хакимияте тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул район күләмендә үткәрелүче җәмәгать смотрларында да актив катнашып килә.

Мәскәү районы ЗАГСына, аның җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә, шулай ук биредә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга мактау һәм хөрмәт сүзләре күп яңгырады ул көнне.

Кичә бәйрәм табыны артында дәвам итте.