Өлкәннәр декадасы кысаларында шәһәрнең озын гомерле кешеләренә “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләрен тапшырачаклар

Өлкәннәр декадасы кысаларында шәһәрнең озын гомерле кешеләренә “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләрен тапшырачаклар

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Традиция буенча 1-10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр декадасы оештырыла.

Бүген Казан хакимиятендә шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы Татьяна Ларионова бәйрәм декадасы вакытында үткәреләчәк чаралар турында сөйләде. Аларның берсе сентябрьдә үтте инде. 145 сугыш һәм хезмәт ветераны ветераннар иҗатының “Җиңү көне...” шәһәр фестивалендә катнашты. 6-15 сентябрьдә ветераннар Борис Полевой теплоходында Казан - Мәскәү - Казан маршруты буенча сәяхәт кылды. Казан ветераннарының иҗат концертлары һәм күргәзмәләре теплоходта барганда бөтен шәһәрдә дә узды.

1 октябрьдә ветераннар хәрәкәтенең актив кешеләре белән шәһәр хакимияте җитәкчеләре очрашачак. 3 октябрьдә Казан ратушасында август-октябрьдә туган озын гомерле юбилярларга “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләрен тапшырачак. Шундый ук чаралар бу көнне шәһәр районнарында да үткәреләчәк. 4 октябрьдә “Мин яратам сине шәһәрем” дип исемләнгән концертлар оештырылачак. 5 октябрьдә ветераннар шәһәр мәктәпләре укучылары белән очраша. 6 октябрьдә Казан районнарындагы ветераннар өчен спорт чаралары үткәрелә. 7 октябрьдә Казанның ялгыз аз керемле пенсионерларына бушлай мунча керү мөмкинлеге тудырылачак. Шул ук көнне өлкән кешеләр өчен “Меңьеллык Казан” экскурсиясе оештырылачак. 10 октябрьдә халыкка хезмәт күрсәтүнең территория үзәкләрендә социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык реформасы, пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәлләр” үткәрү планлаштырыла. Декадага “Казанның 1000 еллыгы ветераннар күзлегеннән” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл”дә йомгак ясалачак.

Моннан тыш декада кысаларында адреслы социаль ярдәм күрсәтү өчен ялгыз пенсионерларны ачыклау рейдлары үткәреләчәк, ветераннар өчен дәвалау-профилактика учреждениеләре һәм даруханә җитәкчеләре белән очрашу оештырылачак.