Казанда йорт ишелү нәтиҗәсендә ике кеше гомере өзелгән

Казанда йорт ишелү нәтиҗәсендә ике кеше гомере өзелгән
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанның Киров районындагы Болотников урамында өч катлы кеше яшәми торган йорт ишелү нәтиҗәсендә ике кеше үлгән. Фаразларга караганда, алар – төзүчеләр. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы коткаручылары җимерелгән йорт астыннан аларның үле гәүдәләрен чыгара.