Казанда татар-мөселман мәхәлләләренә багышланган конференция башлана

Казанда татар-мөселман мәхәлләләренә багышланган конференция башлана

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-инофрм”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Россия империясендә татар-мөселман мәхәлләләре” дип исемләнгән конференция башлана.

Ике көн дәвам итәчәк әлеге җыелышта узган гасырлардагы мөселман мәхәлләләренең тарихы, эшчәнлеге һәм аларның бүгенгесенә багышланган чыгышлар ясалачак. Әлеге конференциядә Татарстан галимнәре һәм дин әһелләре белән бергә, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан һәм Оренбургтан килгән дин белгечләре һәм галимнәр катнашачак.