Казан Халыкара өлкәннәр көненә әзерләнә

Казан Халыкара өлкәннәр көненә әзерләнә

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанда 290 меңгә якын пенсионер яши, бу шәһәрдә яшәүчеләрнең 26 процентын тәшкил итә. Аларның 20 меңе – ялгызлар, 4,5 меңе даими карауга мохтаҗ. Бу күрсәткечләрне бүген матбугат конференциясендә Казанның социаль яклау идарәсе башлыгы Татьяна Ларионова хәбәр итте. Билгеле булганча, 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Т.Ларионова сүзләренчә, шәһәрдә 3,4 мең озак яшәүче гомер кичерә, Казанда яшәүче 37 пенсионер 100 яшьлек юбилейларын үткәргән, аларның иң өлкәне башкаланың Совет районында яшәүче Алексей Янковка октябрьдә 103 яшь тула, ә Идел буе районында яшәүче Серафима Герасимовага июльдә 104 яшь тулган.

Социаль яклау идарәсе башлыгы хәбәр итүенчә, бүген өлкән кешенең яшәү минимумы 1820 сум тәшкил итә. Бу вакытта уртача пенсия күләме – 2620 сум. 159672 пенсионер яшәү минимумыннан артык, 35 мең казанлы түбәнрәк пенсия ала. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында 2488 сумнан әзрәк пенсия алучы ялгыз пенсионерлар Казан районнарының бюджетыннан материаль ярдәм алачак. Быел йөздән узган казанлылар шәһәр бюджетыннан 500 сум ярдәм алачак.