Фото һәм видеороликларда төшәр өчен модельләр агентлыгы өч кыз сайлады

Фото һәм видеороликларда төшәр өчен модельләр агентлыгы өч кыз сайлады

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Казанның “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә “GRAND” модельләр агентлыгы кызлар арасында конкурс уздырды. Әлеге агентлык бүгенге көндә Мәскәү филиалы буларак эшли. Сайлап алуда яше15 яшьтән алып 23 яшькә хәтле кызлар катнаша алды. Кызларга бәя биргәндә жюри әгъзалары иң элек аларның тышкы кыяфәтенә һәм үз-үзен тотышына игътибар итте. Кыюлык һәм тыныч халәтне саклап калу – иң әһәмиятле таләпләр булып торды, ә буй озынлыгы зур роль уйнамады шикелле. Конкурс барышында видеосынаулар үткәреп, жюри әгъзалары ахырда күңелләрен җәлеп иткән өч Казан кызын – Гобәйдуллина Миләүшә, Фәйзиева Эльвира, Лукьянова Евгенияне билгеләде.

Кызлар агентлык белән төзелгән контракт нигезендә эшләячәк һәм агентлык хезмәткәрләре тәкъдим иткән фото һәм видеорекламнарда төшәчәк.