news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табибы Сочида ял иткәндә суга батучы туристны коткарган

«Бу минем өчен гадәти эш», — ди табиб Руслан Каштымов.

Татарстан табибы Сочида ял иткәндә суга батучы туристны коткарган
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Түбән Камада ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Руслан Каштымов Сочида суга батучы туристны коткарган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Август башында Руслан Каштымов гаиләсе белән Сочида ял итә. Пляжда гадәттән тыш хәл була. Ял итүчеләр ир-атның диңгездә батуын күреп, аны судан чыгара, әмма кеше сулыш алмый инде. Шул тирәдә генә Руслан Каштымов та була. Ул ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчегә реанимация чараларын үткәрә. Шуннан ир аңына килә.

Руслан Каштымов үзен герой дп санамый. «Бу минем өчен гадәти эш. Мин читтә кала алмадым. Бу ир-атка бәхет елмайды, дип уйлыйм, чөнки барысы да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде бит. Зыян күрүче үз аңына килгәч, мин аны ашыгыч ярдәм бригадаларын көтәргә үгетләдем. Шуннан соң без аның белән бүтән күрешмәдек. Аның барысы да әйбәттер», — ди табиб.

Руслан Каштымов медицина өлкәсендә 13 ел эшли. Түбән Кама хастаханәсе хезмәткәрләре аны һөнәри осталыгы өчен югары бәяли, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100