420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 август, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). WorldSkills Kazan чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстаннан Ренат Əхмәтшәрипов алтын медаль яулады. Ул "Композитлар технологияләре" компетенциясендә җиңде.
Ренат Əхмәтшәрипов Казан тикшеренү техник милли университеты студенты. Ул үз компетенциясендә башта вузара, соңыннан региональ этапта җиңү яулап, Россияне халыкара чемпионатта тәкъдим итү хокукына ирешкән иде.
Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне максат итеп куйган WorldSkills Juniors юниорлар бәйгесендә 13 илдән 14-16 яшьлек конкурсантлар катнашты.
FutureSkills яшь профессионаллар бәйгесе исә WorldSkills Russia хәрәкәте инициативасы белән үткәрелде, анда 17 ил һәм регионнан, шул исәптән Австрия, Бельгия, Белоруссия, Германия, Һиндстан, Кытай, Сингапур, Россия, АКШ һ.б илләрдән конкурсантлар катнашты.