ТР Венчур фонды Ришат Әбүбәкеров туганнарының кайгысын уртаклашты

"Ул җәмгыятькә тынгысыз, намуслы һәм фидакяр хезмәт итү үрнәге булды", - диелә кайгы уртаклашуда.

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фонды коллективы Ришат Фазлетдин улы Әбүбәкеровның вакытсыз вафат булуына бәйле рәвештә, аның хезмәттәшләренең, туганнарының, якыннарының һәм Әлмәт муниципаль районы халкының тирән кайгысын уртаклашты. Кайгы уртаклашу сүзләрен коллектив исеменнән фонд директоры Айнур Айдельдинов җиткерә.

"Әлеге шәхес Әлмәт муниципаль районы үсешенә, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшыртуга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул җәмгыятькә тынгысыз, намуслы һәм фидакяр хезмәт итү үрнәге булды һәм шулай булып калачак та. Ришат Фазлетдин улының дөньядан китүе безнең өчен зур югалту. Ул мәшһүр җитәкче, профессионал, якты шәхес, интеллигент һәм ярдәмчел кеше буларак безнең хәтердә мәңге сакланачак", - диелә кайгы уртаклашуда.