Иртәгә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

Ут бетү электр тапшыру линияләрен, трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле.

(Казан, 26 август, "Татар-информ"). 27 августта Казанда берничә йортта ут булмаячак. Ут бетү электр тапшыру линияләрен, трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле. Бу хакта мэрия сайты хәбәр итә.

9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Тимирязев ур., 8, 10, Челюскин ур., 2, 4/13; 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр – Дементьев ур., 5б, Максимов ур., 1 ,1а, 1б, 2, Дементьев ур, 7, 7а, 9 адреслары буенча тулай торакларда.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Катанов тыкрыгы, 3, 9, 11, Маяковский ур., 12, Маяковский ур., 11 (тулай торак); 9. 00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр – Островский ур., 1/6; 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатьтән - Карл Маркс ур., 44, 46.

8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Зур Мөхәммәтшин ур., 31, 33, 35, 37, 38, 40, 44, Лебяжье ур., 52, Луговая ур., 52, 56, 57, 58, 59, 60, 60а, 61, 63, 64, 66, 67, 68, 69, 70, 70а, 71/1, 71/2, 72, 73, 74, 75, 76, 78, 80, 82, 84, 86, 86а, 88, 92, 94; Кече Мөхәммәтшин ур., 3, 3а, 5, 7, 9, 10, 11, 12, 13, 14, 15, 16, 17; Окольная ур., 50, 62, 66, 68, Привокзальная ур., 46, 48, 50, 52, Фрунзе ур., 9а, Красная Горка бистәсендә Березовая урамында.

8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Ибраһимов ур., 26а, 28, 28а, 30, 30а, Восстание ур., 31, 33, 35, 37.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Восточный бистәсенең Газ, Механиклар, Милосердие, Таулы урамнарында , шулай ук түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Гарифьянов ур., 38а, 38в, Җиңү пр., 19, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр – Качалов ур., 78.

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында Яңа Сосновка бистәсенең Йосыф Акчурин, Вишневая, Дорожная, Еловая, Лесная, Машинатөзүчеләр, Нагорная, Сиреневая, Сливовая, Спорт, Степная, Дмитрий Строганов, Шакирҗан Таһиров, Яблоневая урамнарында,шулай ук түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: 1-нче Таежная, 27, 29, 31, 33, 35. Зур Клыки бистәсендә Геологлар, Мамадыш, Рыбная, Саба, Теләче урамнарында, Константиновка бистәсендә Кленовая ур., 8-54, 9-45, Ягодный тыкрыгы, 14, 17 адреслары буенча ут бетеп торачак..

Шул ук вакытта Совет районының Азат Аббасов ур., 12; Дружба ур., 4, 10, 12, Космонавтлар ур., 41, 41а, 47, 49, 49а, 51, 53, 55; Пионер ур., 8, Себер тракты, 8, 15, 15/2 адреслары буенча, шулай ук “Любитель природы-2”, “Маяк”, “Радуга-2”, “Татпотребсоюз”, “Восход”, “Республиканская санэпидстанция”, “Мечта” бакчачылык ширкәтләрендә ут булмаячак.