Зәй кырларын Германия галиме доктор Шененберг тикшерде

Чәчүлек мәйданнар шушы галим эшли торган "Хорш" компаниясе техникасы белән эшкәртелгән.

(26 август,  “Татар информ”, “Зәй офыклары”, Әминә Биккинина) . “Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсе иген кырында авыл хуҗалыгы белгечләре Германиядән килгән доктор Шененберг белән берлектә көзге бодай суктырылган басуда туфракның торышын тикшерделәр. Чәчүлек мәйданнар шушы галим эшли торган "Хорш" компаниясе техникасы белән эшкәртелгән булган. Ә ул техника гына түгел, җир эшкәртүнең инновацион, перспективалы системасы шигаре астында эшли, - дип яза җирле басма. 

"Без “АгроКөчТөркем” җәмгыятенә яңа авыл хуҗалыгы техникасын Германиянең "Хорш" компаниясеннән алабыз. Ә техниканы юнәлткәч, аның максималь дәрәҗәдә барлык мөмкинлекләрен файдалану зарур. Шуңа да без компаниядә эшләүче доктор Шененбергның безгә килүен, тәҗрибәсе белән уртаклашуын, махсус семинар үткәрүен сорадык. Галимнең безнең җирдә уңышның шул дәрәҗәдә мул булуыннан исе китте. Шулай да ул һава шартлары төрле булганда да мул уңыш алу серләре белән уртаклашты. Язгы чәчү чорында бөртекләрне сирәгрәк чәчү кирәклеген ассызыклады. Әмма безнең агроном, белгечләр моның белән тулысынча килешеп бетмиләр, аларның галим белән сөйләшкәндә үз аргументларын китерүләре куандыра, бу белгечләребезнең мул уңыш алуга йөз тотып, өйрәнү эшләре алып барулары турында сөйли, - ди инвестор Илшат Фәрдиев.

Көзге бодай уңышын җыеп алгач та җирнең йомшак калуы,эшкәртелү, үзенчәлекле технологияләр куллануны күрсәтә. 348 гектар мәйдан биләүче көзге бодайның гектарыннан 61,3 центнер уңыш чыга. Доктор Шененберг уңышны тагын да арттыру мөмкинлеге турында сөйли. Бөртекләрне сирәгрәк чәчү гамәлгә яраклы дигән фикерне алга сөрә. Еш чәчелгән орлыктан тишелгән үсенте- үзен читлектәге тавык сыман хис итә, нәтиҗәдә авырый башлый ә бу – югалтуларга китерә, галим фикеренчә. Иген кыры иҗади бәхәс мәйданына әйләнде.Биредә яңгыраган фикерләр көзге чәчү барышында искә алыначак, дип яза басма