Татарстан башкаласында «Казан фанфаралары» яңгырады

18 хәрби оркестр Казанның Бауман урамы буйлап марш атлап узды.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан башкаласында «Казан фанфаралары» хәрби-тынлы оркестрлары парады узды. 18 оркестр 10.00 сәгатьтә Бауман урамына җыелды һәм музыка астында марш атлап Казан Кремленә юл тотты.

Хәрби оркестрлар колоннасы Бауман урамы – Профсоюз урамы – 1 Май мәйданы маршруты буйлап узды. Быел фестивальдә беренче тапкыр РФ Оборона министрлыгы Үзәк хәрби округының өч оркестры да чыгыш ясый. Чит ил кунаклары арасында Казахстан Милли гвардиясе оркестры һәм Истанбулның «Мехтер» төрек тарихи музыкасы ансамбле бар иде.

«Без чыгышлар өчен, классик эстрададан башлап, төрле пландагы музыка әзерләргә тырыштык. Хәрби оркестр – тынычлык һәм иминлек символы ул. Әгәр хәрби оркестр уйный икән, бу вакытта атышлар һәм сугыш белән бәйле бернинди начар әйбернең дә булуы мөмкин түгел», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына РФ Үзәк хәрби округы штабының хәрби-оркестр хезмәте башлыгы Сергей Алеев.

26 августка фестивальнең программасы:
10.00 – колонналар Тукай мәйданыннан кузгалып китеп, Бауман урамы – Профсоюз урамы – 1 Май мәйданы маршруты буйлап узды.
12.00 – 16.30 – шәхси программалар (Туп сарае);
16.30 – оркестрларның 1 Май мәйданында тезелүе;
17.00 – 20.00 – плац-концерт (Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйдан);
20.00 – фестивальне ябу тантанасы.
Чарага керү бушлай.