Әлмәт пляжында тикшерү уздырганнар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре пляжда ялның ни дәрәҗәдә куркынычсыз узуын көн саен тикшерә.

(Әлмәт, 26 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Җәйнең соңгы көннәре бик эссе булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре пляжда ялның ни дәрәҗәдә куркынычсыз узуын көн саен тикшерә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерүләр нигезендә тәртип бозуларның булмавын, кешеләрнең үз гомерләренә җитди каравын һәм коткаручыларның төп вазифаларын яхшы башкарулары нәтиҗәсендә бәхетсезлек очраклары булмавын белдерә.