Ирек Фәйзуллин җылылык сезонына әзерлек турында сөйләде

ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында капремонт темасына республика киңәшмәсе узды.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырган республика киңәшмәсендә ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республиканың ике районында җылылык сезонына әзерлек эшләре турында бәян итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Моннан алдарак ТР Архитектура, төзелеш һәм ТКХ министрлыгында 2017-2018 елгы җылылык сезонына әзерлек штабы утырышы узган иде. Анда Кама Тамагы һәм Ютазы районнары торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика предприятиеләренең җылылык сезонына әзерлеге, шулай ук халыкны су белән тәэмин итү өчен кулланыла торган скважинларны лицензияләүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

2017-2018 елгы җылылык сезонына котельныйлар — 94, җылылык челтәрләре – 88, су алу җайланмалары – 94, суүткәргеч насос станцияләре – 95, суүткәргеч челтәрләр – 96, канализация челтәрләре 86 процентка әзер.

Сәламәтлек саклау объектларында җылылык сезонына әзерлек - 92, белем бирү объектларында – 96, мәдәният объектларында – 89, спорт объектларында – 92, соиаль яклау һәм халык мәшгуьлеге үзәкләре объектларында 92 процент тәшкил итә.

Казанда үзәк җылыту пунктыннан индивидуаль җылыту пунктына күчү программасы кысаларында, 1 мең 280 объектта индивидуаль җылыту пунктлары урнаштыру күздә тотыла.