Апастан Шәриповлар гаиләсе рекорд куйды

Горбунов берләшмәсеннән әтиле-уллы Шәриповлар 24 мең тоннадан артык иген суктырып икенче тапкыр 5 мең сумлык премиягә ия булдылар.

(Апас, 26 август, "Татар-информ", "Йолдыз").  Горбунов берләшмәсеннән әтиле-уллы Шәриповлар 24 мең тоннадан артык иген суктырып икенче тапкыр 5 мең сумлык премиягә ия булдылар. Әлеге премияне район башлыгы Рәшид Заһидуллин тапшырды, - дип яза район газетасы. 

– Көнне төнгә ялгап эшлибез. Тырышкач бар да була. Премияләр бирү дә бик зур көч өсти, рәхмәт, - диләр алар.
Район башлыгы барлык кырларда да булып алдынгыларга 5 мең сумлык премияләр тапшырды.

Горбунов берләшмәсеннән Илгиз Ситдиков белән Нияз Касыймов экипажы, Ринат Салаватуллин белән Михаил Комаров экипажы премияләр белән бүләкләнде.

Апас берләшмәсенең 220 гектарлы арпа кырында Александр Васильев белән Геннадий Вальков экипажына шундый ук премия тапшырылды.
Күккүз бүлекчәсенең алдынгы комбайнчылары Азат Фәхретдинов белән Данис Хасанов 5 мең сумлык премия белән бүләкләнделәр.

Йомралы берләшмәсенең алдынгылары әтиле-уллы Илфат һәм Риназ Сәмигуллиннар, Александр Шибалов белән Ильмир Гыйльметдиновлар да премиягә ия булдылар.