ТР икътисад министры Чаллыда ишегалды бәйрәмендә булды

Автокалада ишегалды бәйрәмнәре һәм шәһәр җитәкчеләренең халык белән очрашулары дәвам итә

(Чаллы, 26 август, «Татар-информ»). Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Аларның берсендә, 46нчы микрорайонда, кичә ТР икътисад министры Артем Здунов та булды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте. Ул "Президент белән бергә" иҗтимагый оешмасы тарафыннан төзелгән балалар уен мәйданчыкларын, рәсемнәр күргәзмәсен карады, шәһәр халкы белән аралашты.

"Республикада соңгы биш елда күп нәрсә эшләнде. Элек бары хыялланырга гына мөмкин булган проектлар тормышка  ашырыла. Андый проектларның берсе - Казан белән Чаллы арасындагы югары тизлекле магистраль "Стратегия-2030" кысаларында төзеләчәк", - диде ул.