“Татар-информ” МА нда “Незаметные герои неизвестной войны” фильмының интернет-презентациясе тәкъдим ителә

Татарларның Беренче бөтендөнья сугышында катнашуына багышланган фильм турында аны әзерләүчеләр сөйлиячәк

  (Казан, 26 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 август 14.00 сәгатьтә, “Татар-информ” МА нда “Незаметные герои неизвестной войны” фильмын әзерләүчеләр белән онлайн режимда матбугат конференциясе була. Мәскәү (ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге) – Казан (“Татмедиа”) видеокүпере барышында журналистларның сорауларына фильмны әзерләүчеләр Фәридә Корбангалиева һәм Максим Шәрәфетдинов җавап бирәчәк, сценарий авторы һәм режиссер - Денис Красильников.

Матбугат конференциясеннән соң “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында фильмның интернет-презентациясе тәкъдим ителә.

Аккредитация узу өчен pr@tatar-inform.ru адресына заявка бирергә кирәк.

“Незаметные герои неизвестной войны” документаль фильмы татарларның Беренче бөтендөнья сугышында катнашуына багышланган. Фильмны төшерү төркеме Санкт-Петербург, Казан, Оренбург, Калининград шәһәрләрендә, Литва, Белоруссия, Франция, Германия кебек илләрдә булган.