Казан мэры Илсур Метшин танылган Дания архитекторы Ян Гейл белән очрашты

Аның эшләренә Лондон, Нью-Йорк, Мехико, Мельбурн, Копенгаген, Сидней һәм башка шәһәрләрдән мөрәҗәгать иткәннәр, инде менә Казан да...

  (Казан, 26 август, “Татар-информ”). Бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Ратушасында танылган Дания архитекторы һәм шәһәр җәмәгать киңлегенең зур тикшерүчесе Ян Гейл белән очрашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук “Gehl Architects” компаниясе директоры Генриета Вамберг, "Леонтьевский центр” халыкара социаль-икътисади тикшеренүләр үзәгенең үсеш бүлеге җитәкчесе Елена Белова һәм Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов та катнашты.

Копенгагеннан килгән шәһәр дизайны буенча танылган консультант Ян Гейлның хезмәте шәһәрдәге яшәешне, җәүялеләргә һәм велосипедта йөрүчеләргә күбрәк игътибар юнәлдереп, яхшыртуга багышланган. Дания Корольлеге академиясендә архитектура магистры дәрәҗәсен алып, ул ачык киңлекләрне тикшерү үзәге директоры итеп билгеләнә һәм “Gehl Architects” фирмасын нигезли. Аның эшләренә Лондон, Нью-Йорк, Мехико, Мельбурн, Копенгаген, Сидней һәм башка шәһәрләрдән мөрәҗәгать иткәннәр. Ул һәрвакытта да шәһәрне нәкъ менә кешеләр өчен уңайлы итүгә юнәлтелгән проектлар әзерләп килгән. Хәзер танылган архитектор Казанга килде.

Шәһәр җитәкчесе танылган архитекторны сәламләде: “Безгә килүегезгә без бик шатбыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шулай ук очрашуны түземсезлек белән көтә”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм Казан Копенгаген кунагын ничек каршы алуы турында кызыксынды.

Ян Гейл кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде, Казанга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килүен билгеләп үтте. Казан Ян Гейл булган Россия шәһәрләренең өченчесе икән. “Миңа һәрвакытта Мәскәү һәм Санкт-Петербуг – Россия түгел әле ул, Россия әлеге ике шәһәр чикләрен узгач башлана, дияләр иде. Мин түземсезлек белән әлеге башка Россия белән танышуны көтәм, биредә күргән мәдәни хезмәттәшлеккә булган кызыксыну минем өчен кызыклы”, - дип билгеләп үтте тикшерүче.

Очрашу азагында ул Илсур Метшин “Шәһәр һәм кешеләр” дип аталган үзенең китабын бүләк итте. Аның сүзләренә караганда, трафик, биналар, урыннар турында китаплар бик күп, әмма кешеләр турында, аларның шәһәр киңлеге белән бәйләнеш турындагысы юк. Ян Гейл үзенең хезмәтендә һәрвакытта да моңа зур игътибар юнәлтүен җиткерде.

Архитектор визиты прогаммасында уңышлы һәм нәтиҗәле җәмәгать киңлекләрен проектлауның иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәсе турында семинар уздыру, Архитекторлар берлеге әгъзалары белән очрашу һәм Казан буенча сәяхәт итү каралган.