news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өлешләп төзелә торган һәм проблемалы булган өч йорт билгеле

«Мелодия» һәм «Поколение» торак комплекслары проблемалы объектлар исемлегенә кертелгән. «Жардин» сентябрьдә кертеләчәк.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өлешләп төзелештә катнашкан проблемалы өч йортны киләсе елда төзергә ниятлиләр. Бу йортлар Габишев урамында «Мелодия» торак комплексында, Гадел Кутуй урамындагы «Поколение» һәм Аэропорт урамындагы «Жардин» торак комплексында урнашкан.

«Быел без өлешләп төзелештә катнашучыларның „икенче дулкыны“н төгәлләргә торабыз, кызганыч, „өченче дулкын“ барлыкка килде», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанда өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фонды башкаручы директоры Иван Новиков.

«Бу объектлар төзелеш тармагы һәм өлешләп төзелеш институты әкренләп эскроу-счетларга күчкән чорда төзелә башлаган», — диде ул.

«Мелодия» һәм «Поколение» торак комплекслары проблемалы объектлар исемлегенә кертелгән. «Жардин» сентябрьдә кертеләчәк. «Без өч йорт та федераль программа буенча узар һәм алданган өлешчеләрнең „өченче дулкыны“ проблемалары хәл ителер дип планлаштырабыз», — диде Иван Новиков.

Эксроу счет — килешү рәсмиләштергәндә, куркынычларны киметү өчен банктагы махсус хисап.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100