Татарстанда ташламалы рецептның уртача бәясе – 664 сум

1 июльгә булган мәгълүматка караганда, Татарстанда федераль үзәк карамагында булган һәм өстенлекләрдән файдаланган кешеләр саны 112 мең 128 белән исәпләнгән

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). 1 июльгә булган мәгълүматка караганда, Татарстанда федераль үзәк карамагында булган һәм өстенлекләрдән файдаланган кешеләр саны 112 мең 128 белән исәпләнгән. Узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, аларның саны 8 процентка әзәйгән. Бу турыда быелның икенче кварталында кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасын тормышка ашыруга багышланган республика киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдергән иде.
Аның сүзләренә караганда, республикада икенче квартал буенча ташламалы рецептның уртача бәясе 664,20 сум белән исәпләнә. Кайбер районнарда бу күрсәткеч гомуми республикадагысыннан югарырак. Мәсәлән, Лениногорски районында – 1437,54 сум, Биектауда – 972,65, Бөгелмәдә – 813,34, Нурлат районында – 752 сум. “Без ясаган анализ шуны күрсәтте: рецепт бәясенең югары булуы кыйммәтле дәвалау чараларына мохтаҗ булучылар санының артуы белән аңлатыла. Мәсәлән, Лениногорски районында быел икенче типтагы шикәр авыруы булган кешеләр саны 85тән 315 кадәр арткан. Алар инсулин ала. Шулай ук күп кенә кешеләрнең шикәр авыруыннан башка бүтән чирләре дә бар. Алар буенча да дарулар ташлама белән бирелә. Боларның барысы да шикәр авыруы булган кешеләрне дәвалауны кыйммәтле итә һәм рецепт бәясен арттыра”, - диде ул. Әлеге мәгълүматны “Фармвестник” хәбәр итә.