Питрәчтә – Африка делегациясе

Район кешеләре Судан республикасы вәкилләрен кабул итте

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Питрәч районына Африканың Судан республикасыннан делегация килеп китте. Бу хакта “Алга” газетасы хәбәр итә.
Делегация составында дәүләт чиновниклары һәм кече, урта эшкуарлык вәкилләре бар иде. Аларны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин кабул итте. Әңгәмә барышында ул килгән кунакларны районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, кече һәм урта эшкуарлыкны яклау турында сөйләде, кунакларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Африкадан килүчеләрнең төп максаты – авыл хуҗалыгы азыгын җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче кооперативлар белән танышу, аларның эшчәнлеген өйрәнү иде. Район башлыгы белән күрешкәннән соң алар “Ватан” кооперативына китте. Андагы мохиткэ игътибар иттеләр.
Делегацияне озата йөргән Судандагы “Татарстан” сәүдә йорты генераль директоры Рафаэль Гималов сүзләренә караганда, Африка республикасында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү тармагы бик сүлпән исәпләнә. Ә Татарстанда бу тармак нык үскән.