Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кече сабантуй

Әлмәтнең шәһәр паркында шундый чара оештырылды

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәтнең шәһәр паркында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кече сабантуй оештырылды. Бу бәйрәм районда беренче тапкыр гына уздырылмый һәм шәһәр башкарма комитетының иганәчелек чаралары башлангычында узуы белән әһәмиятле.
ТР муниципаль районнары порталыннан алынган хәбәрләргә караганда, бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров катнашты. Аның фикеренчә, дәүләтнең цивилизацияле булуы аның өлкәннәргә һәм гарипләргә булган мөнәсәбәтендә чагыла.
Хәзерге вакытта Әлмәттә инвалидларның биш җәмгыяте эшләп килә. Алар инвалидларга аралашу һәм эшкә урнашу, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бирә. “Алнас” заводындагы япмалы манеж махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән. Аның ярдәмендә инде уңышларга да сөенергә була. Әлмәт командалары еш кына республика күләмендә үткән чараларда беренче урыннарны яулап алалар.
Сабантуйда шәһәр артистлары чыгыш ясады.