news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» аэропортында 1 июльдән 2нче терминал эшли башлаячак

2нче терминалда пассажирларга бинага керү ишеге яннан урнашкан VIP-залда хезмәт күрсәтәчәкләр.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортында 1 июльдә 8.00 сәгатьтән башлап югары комфортлы терминал эшли башлаячак. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2нче терминалда пассажирларга бинаның ян ягыннан керү ягында урнашкан VIP-залда хезмәт күрсәтәчәкләр.

Контроль узганнан соң залга кергәндә пассажир диспетчерга хезмәт күрсәтү классын (бизнес-класс) хәбәр итәргә яки тиешле картаны, рейс номерын күрсәтергә тиеш булачак.

VIP-залга рейс очып киткәнгә кадәр 1 сәгать алдан килергә кирәк. Багажны теркәү һәм рәсмиләштерү очу вакытына 40 минут кала тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100