Татарстанда "Урман кисүче – 2019" чемпионатында йөздән артык белгеч катнашачак

Мамадыш шәһәрендә бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистлары арасында урман аудару ярышы була.
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). 4 һәм 5 июленә Мамадыш районының Мамадыш шәһәрендә урман аударучылар арасында бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистлары арасында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабы узачак. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Ярышларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларыннан һәм Лубян урман-техника көллиятеннән 100дән артык белгеч катнашачак.Ярышлар барышында урман кисүчеләргә агач аудару, бензин пычкысы чылбырын алыштыру, катнаш кисем белән бүрәнә кисү, төгәл кисү, ботак кисү һәм эстафета кебек биремнәрне башкарырга туры киләчәк.Харвестер машинистлары пычкы аппаратын җыю һәм сүтеп алу, бүрәнә кисү, агач аудару, ә форвардер операторлары – бүрәнә төяү, маневрлау, бушату һәм сортировкалау осталыкларын күрсәтәчәк.