Мөслим районы командасы “Әлбәден хәрби уеннар”ында икенче урынны яулады

Фестиваль кысаларында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республика чемпионаты да үтте.
(Мөслим, 26 июнь, "Татар-информ", "Мөслим-информ"). 22 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы П.М.Гаврилов истәлегенә “Әлбәден хәрби уеннар” беренче бөтенроссия фестивале узды. Анда безнең Мөслим районы командасы икенче урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Ике көн дәвам иткән чара Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның батырлыгы турында сөйләгән пролог белән башланды. Фестиваль кунаклары тарихи реконструкция комплексын, Брест крепосте фрагментын карады һәм “сугыш фрагментларын” карады.Фестиваль кысаларында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республика чемпионаты да үтте.