Азнакайның Мәлбагыш авылында Бөек Ватан сугышы ветеранына истәлек тактасы куелды

Әлеге тантанада район җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авылдашлары, туганнары катнашты.

(Азнакай, 26 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Резедә Шәрипова). Азнакай районы Мәлбагыш авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, озак еллар биредә директор булып эшләгән Габдрахман Зәкиевкә истәлек тактасы ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге тантанада район җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авылдашлары, туганнары катнашты.