“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында наркотикларга бәйле 153 җинаять очрагы буенча 130 эш кузгатылган

18 кг.нан артык наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган, шуның 70 процены – “синтетика”

 (Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). “Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланганнан бирле, ә ул быел 25 майдан 26 июньгә кадәр үткәрелде, 153 наркоҗинаять очрагы буенча 130 эш кузгатылган. Әлеге очракларның 126сы наркотик матдәләр сату белән бәйле, 85е җинаятьчел төркемнәрдә кылынган. 18 кг.нан артык наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган, шуның 70 проценты – “синтетика”. Әлеге саннарны бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Денис Фуреев китерде.

Искәртеп үтик: бүген, 26 июнь көнне, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. “Наркотикларсыз тормыш” акциясе дә әлеге дата уңаеннан, 2013 елдан бирле, оештырыла. Аның кысаларында республиканың хокук саклау органнары, министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук иҗтимагый оешмалары наркомания таралашына каршы бергәләп көрәшә. Бүгенге матбугат конференциясендә исә акциягә нәтиҗәләр ясалды.

ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев билгеләп узганча, хәзерге вакытта Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, наркотикларга бәйле вазгыять шактый киеренке. “Әлеге акция киң җәмәгатьчелекнең, шул исәптән яшләрнең игътибарын наркомания проблемасына юнәлтүнең яхшы ысулы булып тора. Аның кысаларында киң күләмле профилактика чаралары уздырылды. Боларның барысы да үз нәтиҗәсен бирә”, – диде ул һәм мондый практиканың киләчәктә дә дәвам иттереләчәгенә өмет баглады.

Денис Фуреев акция барышында кузгатылган җинаять эшен мисал итеп китерде. Аның сүзләренә караганда, күптән түгел Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре җинаятьчел төркемгә кергән 4 шиклене тоткарлаган. Тентү барышында явыз ниятлеләрдән “синтетика”ның 1 тапкыр куллануга яраклы 13 мең дозасы йолып алынган. “Төркем вәкилләренә – 18-24 яшь. Аларның берсе – көллият студенты”, – дип тәгаенләде Денис Фуреев. Егетнең рюкзагында наркотиклар һәм пычак табылган. Аннан бераз гына өлкәнрәк булган егетне тентү барышында исә 1 кг.нан артык наркотик матдә әйләнештән алынган. Бу – 1 тапкыр куллану өчен каралган 10 мең доза дигән сүз. Шиклеләр сүзләренчә, алар “матур тормыш”ка акча эшләргә теләгән. Хәзер исә наркотик сатучыларга ирекләреннән 20 елга кадәр мәхрүм итү яный.

Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Казанда наркотиклар тараткан җинаятьчел төркемгә кергән 7 кешегә карата кузгатылган эшнең судка тапшырылуына да игътибар юнәлтте. Бу хакта “Татар-информ” МА алдан хәбәр иткән иде.

Денис Фуреев сөйләвенчә, “Наркотикларсыз тормыш” акциясен үткәрү барышында идарәнең ышаныч телефоны аша татарстанлылардан наркотикларга бәйле закон бозулар хакында 60 тан артык хәбәр кабул итеп алынган. Шалтыратучыларның күпчелеге казанлылар булган. “Тәҗрибә хәбәр ителгән очракларның хакыйкатькә туры килү дәрәҗәсенең шактый югары булып калуын күрсәтә. Әйтик, үткәрелгән комплекслы тикшерүләрдән соң наркоҗинаятьләр турындагы һәр өченче хәбәр раслана”, – диде чыгыш ясаучы.