Азнакайда ретро-машиналар күргәзмәсе була

Мондый техникасы булганнарны чарага чакыралар

 (Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Россиядә Яшьләр көненә бәйләп, 1 июльдә Татарстан мәйданында узыдырылачак бәйрәмдә яшьләр идарәсе ретро-машиналар күргәзмәсе оештырырга планлаштыра.

Мондый үзенчәлекле техникасы (70 нче елдан башлап) булганнар әлеге чарада катнашу өчен районга 7-22-73 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итә Азнакайның “Маяк” газетасы.