Татарстанда һава торышы начарлана

ТР буенча көчле төньяк-көнчыгыш җил белән яшен булуы, урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә

 (Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары 26-27 нче июньгә начар метеорологик күренешләр турында кисәтә.

Якындагы 1-3 сәгатьтә, көн ахырына кадәр, 26 нчы июнь кичендә һәм 27 нче июнь төнендә ТР буенча урыны белән яшен булуы, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Төнлә һәм иртән Казанда көчле төньяк-көнчыгыш җил белән яшен булуы көтелә.