Әгерҗенең Ямурза авылында заманча ФАП ачылды

Яңа ФАПны шартлы рәвештә өч өлешкә бүләргә була: кабул итү, процедура, гинекология бүлмәләре

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Әгерҗе муниципаль районының Ямурза авылында республика программасы кысаларында төзелгән заманча модульле фельдшерлык-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды.

Яңа медицина пункты каршында урнашкан, 1951 елдан бирле халыкка хезмәт күрсәткән агач бина, чыннан да, бик тузган булган.

- Дөрес, бу бина да газ белән җылытыла, күптән түгел суын да керткән идек. Тик яңа бинадагы хезмәт шартларын андагысы белән чагыштырырлыкмы соң?! Яңа ФАПны шартлы рәвештә өч өлешкә бүләргә була: кабул итү, процедура, гинекология бүлмәләре. Һәр “өлеш” заманча итеп җиһазландырылган. Инструментларны стерильләштерүче махсус шкафлар, процедура өчен яктылык та төшми, тузан да керми торган аерым өстәлләр, электрон үлчәү турында без моңарчы хыяллана гына ала идек. Яшүсмерләрнең буен да моңарчы үзебез ясаган җайланма ярдәмендә генә үлчәдек, әнә хәзергесе нинди уңайлы, – ди 1983 елдан бирле шушы авылларга медицина хезмәте күрсәтүче ФАП мөдире Нәзилә Шәймөхәммәтова.

Шуңа ФАП ачылу көнен якынайту өчен бергәләп тырышлык куйганнар. Чаллыдан килгән төзелеш компаниясе бинаны нибары ай ярым вакыт эчендә җыеп куйган. Су кертүне Александр Новокрещенов җитәкчелегендәге “Красный бор коммуналь челтәрләре” җәмгыяте башкарган. Урындагы “Прикамнефть” нефтьчеләр җәмгыяте техника белән ярдәм иткән. Нәзилә ханымның җәмәгате Флүр дә һәрчак кулыннан килгәнчә булышлык күрсәткән. ФАП тирәсен тәртипкә китерүдә авыл халкының да ярдәме зур булган, дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.